Сабакташлар

Сабакташлар

Салават Фатхетдинов

Альбом: 25 Сезон
Длительность: 4:15
Год: 2013
Скачать MP3

Текст песни

Бик биектә, еракларда,
Җемелдиләр йолдызлар.
Кайларда сез дус егетләр,
Кайларда сез дус кызлар?

Кайларда сез сабакташлар,
Егетләр, кызларыбыз,
Олы юлга озатып калган,
Укутучыларыбыз?

Йөрәгем урыннан куба,
Атылганда йолдызлар.
Хәлләрегез ничек икән
Дус егетләр, дус кызлар?

Яшь чакларны, дус чакларны,
Күрәм еллар өзмәсен.
Еллар өзә алмаганны
Беләм, җилләр өзмәсен.

Сезне уйлыйм да моңланам
Минем сабакташларым.
Сәлам булып барып җитсен
Сезгә минем җырларым.